Баулы укучылары өчен коррупциягә һәм терроризмга каршы көрәш темасына онлайн дәресләр үткәрелде

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева «Zoom»сервисын кулланып үткәрелгән видеоконференциядә катнашты. Баулының 4нче гимназиясенең 5,6,7 сыйныф укучылары өчен үткәрелгән онлайн-сыйныф сәгатендә коррупциягә һәм терроризмга каршы көрәш темалары күтәрелде. Әлеге чараларның максаты: үсеп килүче буында коррупциягә каршы тискәре караш булдыру. Шулай ук дәрестә социаль челтәрләрдәге начар йогынтылы юнәлешләр, экстремизм һәм терроризмның асылы турында сөйләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International