Татарстан КФҮ өч яшькә кадәрге балалар өчен түләүгә гаризалар кабул итә башлады

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

20 апрельдән Татарстан КФҮ өч яшькә кадәрге балалар өчен 5 мең сум күләмендә түләү алуга гаризалар кабул итә башлады.

«Мои документы» офисларында хезмәт алу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталына алдан язылып куярга яки моны 8(843) 222-06-20 телефоны буенча учреждение колл-үзәге операторы ярдәмендә эшләргә кирәк.

Мөрәҗәгать итүченең паспорты, бала туу турында таныклыгы, гариза бирүченең акча күчереләчәк счет реквизитлары булырга тиеш. Әгәр мөрәҗәгать итүче вәкиле аша эш итсә, аның нотариус раслаган ышаныч кәгазе булу зарур. Россия Пенсия фондының территориаль органы гаризаны дөрес итеп эшкәртсен өчен, СНИЛСны да бирергә киңәш ителә (әгәр ул рәсмиләштерелгән булса).

Кабул итү вакытын кыскарту максатыннан һәм гариза бирүчеләрнең КФҮ биналарында туплануын булдырмас өчен, гаризаны алдан ук тутырырга киңәш итәбез. Аны сайтта «Документлар формалары һәм үрнәкләре» бүлегеннән күчереп алырга мөмкин. Гаризаны карау вакыты - биш эш көне. Түләү турында уңай карар кабул ителгән очракта, законда гариза бирүче хисабына акча күчерү өчен тагын өч эш көне каралган. 

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы алу хокукына ия гаиләләргә пандемия чорында социаль ярдәм чарасы буларак 5 мең сум күләмендә пособие билгеләнде. Аның тотылуы яки алынмаганлыгы мөһим түгел.

Түләүләр өч айга каралган. Өч яшькә кадәр һәр балага 5әр мең сум акча апрель-июнь айларында  биреләчәк. Әмма гаризаны 2020 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин. Моны июнь аеннан соң эшләүчеләргә өч айлык түләү берьюлы биреләчәк, тик ана (гаилә) капиталына хокук 2020 елның 1 июленә кадәр барлыкка килгән очракта гына.

Әгәр балага субсидия алу ае азагында өч яшь тулса (мәсәлән, 30 апрельдә), гаилә барыбер айлык акчаны алачак. Әмма аннан соңгы айларга түләү билгеләнмәячәк.

Пособиеләр алу өчен гаризаларны шулай ук КФҮгә бармыйча, РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша һәм Россия Федерациясе Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International