Баулы муниципаль районы Башлыгы Р. Х. Гатиятуллинның Пасха бәйрәме белән котлавы

2020 елның 18 апреле, шимбә

Хөрмәтле православие дине вәкилләре һәм

Пасха бәйрәмен билгеләп үтүче барлык баулылар!

Сезне олыбәйрәм белән чын күңелдән котлыйм!

Бу якты бәйрәм йөрәкләргә рухи шатлык өсти, гаделлек тантанасына өмет уята, дин тотучыларны православие кыйммәтләре һәм бөек максатлары нигезенә берләштерә, мәдәни һәм рухи традицияләргә кире кайтара.

Православие җәмәгатьчелеге вәкилләре мөселманнар белән беррәттән Баулы җирендә динара һәм милләтара татулыкны ныгытуга, рухи үсешкә зур өлеш кертәләр. Безнең бердәмлек кешеләрне ярату, мәрхәмәтлелеккә чакыручы югары әхлакый кыйммәтләр, мәдәниятләрне үзара баетуга нигезләнгән. 

Пасха бәйрәме һәр йортка тынычлык, иминлек һәм игелек алып килсен, йөрәкләрегезне туганнарыгыз, якыннарыгыз белән аралашу шатлыгы белән җылытсын.

Барыгызга хыяллар тормышка ашуын һәм башлаган эшләрегездә уңышлар телим. Тынычлык, игелек һәм мәхәббәт юлдаш булсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International