ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Татарстанда БДИ һәм ТДИ ничек узачагы турында сөйләде

2020 елның 18 апреле, шимбә

Рафис Борһанов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында республика укучыларының дистанцион дәресләре кайчан тәмамланачагын әйтте.

Министр билгеләп үткәнчә, укыту Татарстанда май аенда тәмамланачак. 8 июньдә беренче БДИ, ә 9 июньдә беренче ТДИ узачак.

"Быел ТДИ ике төп имтиханнан тора: математика һәм рус теле. Балалар аларны имтихан кабул итү пунктларында, гадәттәгечә, тапшырачаклар. Бу процедура законнарда язылган, шуңа күрә без берни дә үзгәртмәячәкбез", - дип билгеләп үтте спикер. 

Имтихан вакытында ул вакытта гамәлдә булган барлык санитар нормалар һәм кагыйдәләр үтәләчәк, дип өстәде Рафис Борһанов. 

 

Фото: Владимир Васильев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International