Бу дистанцион эшкә күчмәгән һәм ялда булмаган эшләүче пенсионерларга кагыла.
Больничныйны эш бирүчеләр Социаль иминият фондына тапшырган мәгълүматлар нигезендә бирәчәкләр. "Гражданнарга нинди дә булса өстәмә мәгълүмат яки документлар тапшырырга кирәк булмаячак", - дип аңлаттылар Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында
Электрон хезмәтләр федераль социаль иминият фонды акчалары хисабына больничный формалашкан көннән алып 7 календарь көн эчендә турыдан-туры хезмәткәргә түләнә. Бу механизм эш бирүченең акчаларын хәтта кыска вакыт эчендә дә читкә юнәлдермәскә мөмкинлек бирә.