Баулы укучыларына ТР Президентыннан планшетлар тапшырылды

2020 елның 18 апреле, шимбә

Беренче булып планшетларга Баулы шәһәренең 2 нче мәктәбеннән дүрт укучы ия булды. Бездә аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән 35 чыгарылыш сыйныф укучысы дистанцион уку өчен планшет алачак.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева сүзләренә караганда, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы соравы буенча мәктәпләр техник уку чараларына аеруча мохтаҗ аз керемле гаиләләр турында мәгълүмат җыйганнар. 

"Баулы районында планшетларны биш шәһәр мәктәбеннән 13 укучы һәм ун авыл мәгариф учреждениесеннән 22 укучы ала. Планшетлар мәктәп балансында исәпләнәчәк, алар мәктәп укучыларының ата-аналарына вакытлыча файдалануга тапшырылачак, бары тик дистанцион уку чорында гына. Уку тәмамлангач, аларны мәктәпкә кайтарырга кирәк булачак", - дип сөйләде Дарина Ганиева.  

Татарстан укучылары планшетларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ала.

Республика буенча мондый җайланмаларны барлыгы 2 меңнән артык укучы алачак.

Автор: Ләйсән Галимова.

Автор фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International