2020 елның 6 апрелендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2020 елда рөхсәт итү эшчәнлегенә карата рөхсәтләрнең гамәлдә булуын озайту һәм башка үзенчәлекләр турында"гы 440 номерлы карары үз көченә керде.
Аның 1 пункты нигезендә, 2020 елның 15 мартыннан 31 декабренә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан сроклы лицензияләрнең гамәлдә булу вакытын 12 айга озайтыла.
Югарыда күрсәтелгән чорда гамәлдә булу срогы чыккан лицензияләр 12 айга автомат рәвештә озайтылды. Шуңа лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту турында гариза бирергә кирәк түгел.