Үләнгә ут төрткәнгә – штраф

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елның 10 апреленнән 17 маена кадәр  янгынга каршы махсус режим вакытында Татарстан территориясендә коры үләнгә һәм чүп-чарга ут төртү тыела. Шулай ук республиканың  урман янгыннары куркынычы булган торак пунктларында, урман участоклары белән чиктәш бакчачылык ширкәтләрендә, балаларның ял һәм сәламәтләндерү оешмаларында, икътисад объектларында, сәламәтләндерү оешмаларында, урман-парк зоналарында, торф участокларында һәм урман белән чиктәш ачык территорияләрдә ачык утта (учакта, мангалда) ризык әзерләргә ярамый.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, Россия Административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсе 2нче өлеше нигезендә, административ штраф каралган: гражданнарга – ике мең сумнан дүрт мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International