Болытлы, көндез аязучан болытлы. Төнлә, иртән яңгыр, юеш кар; аерым районнарда кыска вакытлы буран. Көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 6-11 метр, төнлә һәм иртән урыны белән 17-22 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә 0..+2˚. Көндез максималь һава температурасы +4..+8˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.