2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВД рәвешендә салым салу системасы кулланылмый.
ЕНВД кулланган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр салым салуның түбәндәге режимнарына күчәргә мөмкин:
1) салым салуның гадиләштерелгән системасына.
2) үз эшчәнлеген гамәлгә ашырганда 15тән дә артмаган хезмәткәрне җәлеп итүче шәхси эшмәкәрләр салым салуның патент системасына күчәргә мөмкин;
3) ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр һөнәри керемгә салым куллануга күчәргә мөмкин.
Салым салуның гамәлдәге режимнары турында мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган (www.nalog.ru)