Татарстан Росреестры кайнар линия ача

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе кайнар линия ача, анда шалтыратып, гражданнар күчемсез милекне дәүләт теркәве туктатылган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген беләчәк.

Кайнар линия көн саен 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр эшләячәк.

(843)255-25-71 телефоны буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе экспертлары Галина Гончарова һәм Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк.

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International