Татарстанлылар апрель ае өчен пенсияне вакытыннан алда алачак

2020 елның 3 апреле, җомга

Татарстан халкы апрель ае өчен пенсияне вакытыннан алда алачак. Пособиеләр һәм социаль түләүләр дә иртәрәк биреләчәк.

Россия Почтасы аша пенсия алучы гражданнарга пенсия алу адресы буенча өйдә булырга киңәш ителә.

Пенсия фонды бүлекчәләрендә кабул итү вакытлыча чикләнгән. ПФРның күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин.

РПФ органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр контакт-үзәк телефоны буенча бирелә: +7(843) 279-27-27, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Фото: Марат Могыйнов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International