Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында оператив штаб эшли, ул шәхси саклану чараларын җитештерүне, азык-төлек белән тәэмин итүне һәм башкаларны җайга сала.
Начар эпидемиологик хәл чорында шәхси саклану чараларына ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 20 мартындагы 620-р номерлы боерыгы белән расланган Яңа коронавирус йогышы таралуга, нефтькә һәм доллар курсына бәяләр волатильлегенә бәйле рәвештә начарланган вәзгыятьтә Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары планының 1.16 пунктын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында медицина битлекләре җитештерү куәтләрен киңәйтү эше алып барыла. Альтернатив вариант сыйфатында марлядан (ТУ 21.20.24-001-00302178-2020 буенча) һәм юу, пар ярдәмендә үтүкләү нәтиҗәсендә күп тапкыр файдаланып була торган тукымалардан (агартылган бәз, мадаполам, мамык һ.б.) маскалар җитештерү карала.
Республика территориясендә урнашкан җиңел сәнәгать предприятиеләре белән әлеге мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча җитештерүнең мөмкин булган егәрлекләре, дизайн, чимал төре, эшләнмәләр күләме билгеләнде.
Күп тапкыр кулланыла торган гигиена битлекләрен җитештерүче предприятиеләр турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган http://mpt.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1716966.htm к
Битлекләр җитештерүчеләр реестрына эләгү өчен Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мөрәҗәгать итәргә һәм электрон почтага гариза бирергә кирәк: Reg.Yarullina@tatar.ru. Шуннан соң җитештерүчеләргә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән методик аңлатмалар һәм техник шартлар җибәреләчәк.
Фото: ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайты.