Татарстанда гомуми изоляция режимы вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар алу өчен портал эшли башлады.
Яңа сайтта республика халкы өчен изоляция чорында өйдән чыгу өчен кирәкле махсус пропускларны теркәү һәм тәфсилле инструкция тәкъдим ителә. Теркәлү һәм пропуск алу өчен SMS-хәбәрләр җибәрү - бушлай.
Порталда нинди очракларда өйдән чыгу өчен махсус рөхсәт кирәкмәгәнлеге дә язылган: медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү, беренче чиратта кирәк булган товарлар сатып алу, йорт хайваннарын урамда йөртү һ. б.лар.
Шулай ук сайтта берничә мәгълүмати блок урнаштырылган: еш бирелә торган сораулар, рәсми документлар һәм файдалы ресурсларга сылтамалар.
Цифрлы пропускны рәсмиләштерү буенча консультация кайнар линия телефоны буенча бирелә: 8-800-250-90-33. Тулырак мәгълүмат сайтта: https://covid19.tatarstan.ru/