Дәүләт автоинспекциясе махсус эш режимына күчә

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә гражданнарны һәм хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясе таралудан саклауга юнәлдерелгән өстәмә чаралар күрелгән. Бу чаралар ЮХИДИ линиясе буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү, юл хәрәкәтен күзәтү, шулай ук административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда шәхси аралашуны минимальләштерүне күздә тота.
Транспорт чараларын теркәү, имтихан үткәрү һәм машина йөртү таныклыкларын бирү (алмаштыру) буенча дәүләт хезмәтләре бары тик алдан язылу буенча гына, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталын кулланып башкарылачак.
Транспорт чарасы конструкциясенә үзгәрешләр кертү өчен рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте электрон почта аша башкарылачак.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларны административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау өчен Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә вазыйфаи затта хокук бозу урынында карар кабул итү вәкаләтләре булган очракта һәм мондый карар кабул итүгә комачаулаучы шартлар булмаганда, гражданнарның ЮХИДИ хезмәт автомобильләрендә һәм юл-патруль хезмәте стационар постлары биналарында булулары төшереп калдырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International