Белгечләр фаразлавынча, Баулы районында быел язгы ташу прель башында башланачак.
Татар Томбарлы авылында ташудан Гагарин, Ленин, Чапаев һәм Совет урамнарында яшәүчеләр зыян күрергә мөмкин. Моңа юл куймас өчен, авылда махсус чаралар күрелә. Бу хакта Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдинов хәбәр итте.
"Су басу зонасына кергән 42 йортта 98 кеше яши, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр аерым исәпкә алынган. Һәр йорт хуҗалары белән инструктаж үткәрелде, белешмәлекләр тапшырылды, су басу куркынычы янаганда коткаручыларны чакыру өчен телефон номерлары өләшенде. Әлбәттә, авыл халкына түбәләрне кардан чистарту, кар суы ишегалларына эләкмәсен өчен, капка янында канаулар ясау, азык - төлек запасларын базлардан коры урынга күчерү кирәклеге турында кабат искә төшерелде", - дип сөйләде җирлек башлыгы.
Авыл мәктәбендә су басудан зыян күрүчеләрне урнаштыру өчен 200 урын әзерләнгән. Көн саен елгада су дәрәҗәсе тикшерелә.
Язгы ташкынга әзерлек Томбарлы авыл җирлегендә көз җиткәнче үк башланды - 15кә якын суүткәргеч торбалар, авыллар эчендәге күперләр, тыкрыклар чүп-чардан чистартылды. Томбарлы елгасы ярлары ауган агачлардан чистартыла – бу эш яздан көзгә кадәр даими алып барыла. Бу эшләрне башкаруда җирле хуҗалык, шулай ук авыл халкы да ярдәм итә.
Язгы ташуга әзерлек чараларын шулай ук җирле хуҗалык һәм авыл учреждениеләре дә үткәрә.