Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү һәм булдырмау максатларында салым органнары салым инспекцияләренә баруны максималь дәрәҗәдә чикләргә тәкъдим итә.
Икътисадтагы вәзгыятьне оператив күзәтү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең ситуацион үзәге булдырылды. Төбәк ситуацион үзәге (РСЦ) коронавирус белән бәйле икътисадый проблемалар килеп чыгу куркынычы һәм финанс, социаль-икътисадый хәлнең начараюы (хезмәт хакын, эш көнен, персоналны кыскарту, дистанцион эш урынын оештыру, товарларга, эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә һәм башка төрләргә куллану ихтыяҗын киметү) турында мәгълүмат җыя һәм мониторинг ясый.
Шундый ук ситуацион үзәкләр Татарстан Республикасында барлык территориаль салым органнарында да булдырылган. Барлыкка килгән икътисадый куркынычлар турында мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә (электрон почта) җибәрергә мөмкин (r1600@nalog.ru). Телефон: (843)235-13-60, 235-13-67).