Татарстан волонтерлары өлкән яшьтәге кешеләргә булыша

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Коронавирус пандемиясе чорында 65 яшьтән өлкәнрәк республика халкына өйдән чыкмаска, чит илдән килгән кешеләр белән аралашмаска, кулларны ешрак юарга киңәш ителә.

COVID-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Татарстанның өлкән яшьтәге кешеләренә үз йортларыннан чыкмаска киңәш ителде. Бу вакытта 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә азык-төлек һәм кирәкле даруларны туганнары, танышлары һәм күршеләре, ә ялгыз яшәүче өлкәннәргә - волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр алып киләчәк.

65 яшьтән өлкәнрәкләр, тәмәке тартучылар, шулай ук җитди хроник авырулары булган гражданнар хәвеф төркеменә керә. Бу хакта турыдан-туры эфир кысаларында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

Коронавирус белән зарарлану һәм авыр өзлегүләр ешрак 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә күзәтелә.

COVID-19 таралу куркынычы янау сәбәпле, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне торак-коммуналь хезмәтләр өчен ай саен акча-субсидияләр рәсмиләштерергә чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International