Баулы азык-төлек кибетләре һәм даруханәләре Президент указын үти

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

27 мартта "Баулы-информ" мультимедиа редакциясе хәбәрчеләре азык-төлек кибетләре һәм даруханәләре буенча рейдка чыкты.

Алар барысы да эшли, киләсе эш атнасында ябылырга җыенмый. "Киләсе атнада да эшләячәкбез, чөнки безгә ябылырга ярамый", - диде шәһәрнең бер азык-төлек кибете сатучысы.

Булган барлык кибетләрдә дә азык-төлек җитәрлек. 

Хезмәткәрләр дезинфекцияне гадәттә ешрак үткәрүләрен, прилавкаларның, касса аппаратларының, үз кулларының чисталыгын саклауларын, күбесенең битлек киеп йөрүләрен сөйләделәр. 
Даруханәләрдә дә дару җитәрлек. Берәү дә ябылырга җыенмый.  
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә әңгәмәдәшләребез район халкына ОРВИ, грипп симптомнары булганда битлек киеп йөрүне, сәламәт кешеләр янында ютәлләп вирус таратмауларын үтенде. 
 

Фото: Баулы-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International