Баулы районы җитәкчелеге фейкларга ышанмаска өнди

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Баулы муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Ринат Хәмидуллин Баулы халкына районда коронавирус пандемиясе белән бәйле хәл турында сөйләде.

РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча киләсе атна - 30 марттан 3 апрельгә кадәр - халык эшләми торган атна дип игълан ителде.

27 мартта Ринат Хәмидуллин "Баулы-информ" редакциясенә интервьюда Баулы районында бу атна ничек үтәчәге, күптән түгел генә чит илләрдән кайткан һәм үз-үзен изоляцияләү режимында булган кешеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, кибет һәм даруханәләр ничек эшләячәге һәм башкалар турында сөйләде. Шулай ук Ринат Хәмидуллин баулыларны атна дәвамында өйдән мөмкин кадәр азрак чыгарга һәм фейкларга ышанмаска чакырды. Актуаль һәм дөрес мәгълүматны "Баулы-информ" Instagram да, Баулы муниципаль районының рәсми порталында, шулай ук "Инстаграм"социаль челтәрендәге битендә белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International