Баулыда матди ярдәм күрсәтү бүлеге дистанцион аралашу өчен шартлар тудырды

2020 елның 27 марты, җомга

ТР да чикләү чаралары гамәлдә булган чорда, баулыларга офиска килмичә, читтән торып матди ярдәм сорау мәслихәт.

Коронавирусны профилактикалау максатларында, республика матди ярдәм үзәге татарстанлыларга офисларга дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итүне тәкъдим итә. Бу хакта Баулы районында РМПҮ бүлеге мөдире Ләйсән Мөгасимова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Баулыда матди ярдәм күрсәтү бүлегенә документларны өч ысул белән тапшырырга мөмкин:

- Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша (uslugi.tatarstan.ru);

- почта аша (почта аша җибәрелгән документлар нотариуста таныкланырга тиеш);

- электрон почта буенча: bav.12@tatar.ru к

Шулай ук гражданнар өчен Баулы районында РМПҮ бүлегенең кайнар линия телефоны буенча (8 (85569) 5-67-22) аша социаль ярдәм чаралары күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр алу мөмкинлеге булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International