«Татнефть» коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен үз предприятиеләрен махсус эш режимына күчерә.
Чаралар планы илнең энергетика иминлеге өчен стратегик мөһим булган нефть чыгару һәм нефть эшкәртү предприятиеләрендә инфекция таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән.
Шулай ук төбәкне газ, җылылык, су белән тәэмин итүче социаль әһәмияткә ия инфраструктура белән тәэмин итүче предприятиеләр дә махсус эш режимына күчерелә.
Махсус эш режимы хезмәткәрләрнең балалар сәламәтләндерү лагерьлары һәм компаниянең санаторийлары базасында изоляция режимында яшәүләрен күздә тота.
Эшләнгән чаралар төп һәм ярдәмче персоналга кагыла һәм тышкы элемтәләрне чикләүне, сменалар арасында минималь контактларны, матди-техник ресурслар, азык-төлек, медицина һәм башка чаралар белән тәэмин итүне күздә тота.
Вакытлыча урнаштыру урыннарында даими рәвештә санитар-эпидемиологик чаралар үткәреләчәк, алар биналарны һәм корылмаларны зарарсызландыру, техниканы, җитештерү территорияләрен һәм персоналның яшәү урыннарын махсус эшкәртүне үз эченә ала.
Изоляция режимында эшкә күчерелгән хезмәткәрләр аерым хезмәт шартлары өчен өстәмә акча алачак.