ТР Дәүләт автоинспекциясе, Covid-19 профилактикасы максатларында, алдан язылу буенча гына хезмәт күрсәтә

2020 елның 27 марты, җомга

ЮХИДИ белән бәйле мәсьәләләрне машина йөртүчеләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында хәл итә алалар. Әйтик, машина йөртү хокукын алу яки алыштыру, автомобильне теркәүне.

Хезмәткәрләрне һәм гражданнарны коронавирус инфекциясе таралудан саклау өчен, автоны теркәү, имтихан үткәрү, шулай ук машина йөртү хокукын бирү яки алыштыру хезмәтләре бары тик дәүләт хезмәтләре Порталы аша алдан язылып кую буенча гына гамәлгә ашырылачак.

Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында күрсәтелгән бүлекчәләрнең телефоннары аша транспорт чарасын куркыныч йөкләр ташуга кертү турындагы таныклык алуга язылырга мөмкин булачак.

Административ хокук бозулар һәм юл-транспорт һәлакәтләре турындагы эшләр ЮХИДИ бүлекчәләрендә алдан билгеләнгән вакытта һәм датада кабул итү тәртибендә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International