Баулы КФҮ вакытлыча гражданнарны кабул итү шартларын үзгәртә

2020 елның 27 марты, җомга

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр әзер документлар бирү белән генә шөгыльләнәчәк. Документлар кабул итү вакытлыча туктатылды.

Гадәти режимда учреждениенең колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8(843) 222-06-20 телефоны буенча кирәкле консультацияне күрсәтәчәкләр. 
Беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне (паспорт, машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерү, төрле белешмәләр һәм өземтәләр алу) алу өчен запросларны ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул ук вакытта мондый хезмәтләр өчен КФҮ офисына шәхсән мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International