Республикада элемтә инфраструктурасы югары йөкләнешкә әзер

2020 елның 27 марты, җомга

Татарстанда "карантинлы" чаралар белән бәйле рәвештә Интернетка керү белән җитди проблемалар көтелми.

Татарстанда элемтә инфраструктурасы гражданнарның ерак эшкә һәм дистанцион укуга күчүенә бәйле югары йөкләнешкә әзер. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында  Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Без әлегә трафикның нык үсеше булмавын күрәбез. Операторлар белән берлектә хәлне контрольдә тотабыз, карантин һәм читтән торып эш күпчелек татарстанлыларга кагылса — өстәмә чаралар күрәчәкбез», — диелә хәбәрдә.

Татарстанда Интернетка керү белән аерым проблемалар көтелми, дип өстәделәр ведомствода.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International