Роспотребнадзорның РТ идарәсе үз-үзен изоляцияләгәннәр буенча рейдлар башлый

2020 елның 27 марты, җомга

"Бүген иң мөһим чараларның берсе - чит илләрдән килгән сәламәт гражданнарны изоляцияләү,,-  дип хәбәр итте ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Республикага читтән килүчеләр 14 меңнән артык кеше. Әлеге гражданнарга өйдә булырга, өйдәшләре белән  контактны чикләргә кирәк. Изоляция вакытында йорт битлеген кияргә һәм аерым савыт-саба булдыру зарур. Торакны көн саен дезинфекцияләргә кирәк.

Моннан тыш, үзләрен изоляцияләнгән затлар 65 яшьтән өлкәнрәкләр белән элемтәгә керергә тиеш түгел. Иң яхшысы - бу чорда пенсионерларны башка торакка күчерү.

Патяшина билгеләп үткәнчә, үз-үзен изоляцияләүче барлык Татарстан халкын тикшерү каралган. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кабат бозылган очракта, гражданнарны мәҗбүри госпитализацияләү көтә. Шулай ук ТР Роспотребнадзор вәкиле режим бозучыларга РФ ҖК 236 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралуы турында искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International