Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин Баулы районына эш сәфәре белән килде.
Соңгы көннәрдә булган вакыйгалар аркасында күп кенә ата-аналар, балаларның язгы каникуллары тәмамлангач, мәктәптә укулар ничек оештырылыр, дип борчыла башлады. Чөнки 1 апрельдән республика мәктәпләре дистанцион укытуга күчәргә тиеш. Әлегә укучылар ял итә – каникулда, ә укытучылар дистанцион укытуга әзерләнә.
Республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин, Баулының 6нчы мәктәбендә булып, укытучыларның дистанцион формада эшләүгә ни дәрәҗәдә әзер булулары белән кызыксынды.
Ләйсән ГАЛИМОВА