Башкортстан һәм Татарстан чигендә коронавирус аркасында өстәмә обсерватор ачылачак

2020 елның 24 марты, сишәмбе

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан һәм Башкортстан чигендә, коронавирус инфекциясен потенциаль йөртүчеләрне урнаштыру өчен, обсерватор ачылачак. Бу хакта күрше республика башлыгы Радий Хәбировка сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

«Вазгыять торышына карап, без өстәмә чикләүче чаралар күрәчәкбез. Шуңа күрә мин республика халкыннан моңа аңлап карауларын сорыйм», — дип китерелә Хәбиров сүзләре.

Башкортстанда 23 марттан барлык бассейннар һәм кинотеатрлар ябыла. Моннан тыш, Башкортстан Хакимияте 50 кешедән артмаган очракта гына чаралар үткәрергә рөхсәт итте. 3 марттан Хөкүмәттәге атналык оператив киңәшмәдә катнашучылар саны да йөздән 50гә кадәр чикләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International