Баулы чиркәүләрендә өстәмә санитар чаралар үткәрелә

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Республикада Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә бәйле рәвештә, Баулы чиркәүләрендә профилактик санитар чаралар күрелә.

Баулы Серафим Саровский храмында барысы да штат режимында эшли. Гыйбадәтханә настоятеле Владислав Паняев сүзләренә караганда, гыйбадәт кылу тәртибендә үзгәрешләр булмаган. Биналарны санитр эшкәртү ешлыгы гына үзгәрде, эшчеләр биредә көн саен дезинфекция үткәрәләр.

Владислав Паняев сүзләренчә, чиркәүгә килүчеләр саны кимемәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International