Баулы мәчетләрендә кайбер чаралар үтмәячәк

2020 елның 24 марты, сишәмбе

"Гали" мәчетендә, вируслы инфекцияләргә каршы тору максатыннан, көнгә берничә тапкыр дезинфекция чаралары үткәрелә. Мәсәлән, ишек тоткаларын, култыксаларны һәм башка әйберләрне чистарту оештырылган.

Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сүзләренә караганда, Татарстанның мөселман дини оешмаларында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, имамнар советы берничә карар кабул иткән.
- Хәзер барлык намазлар да кыскартылган вариантта укыла, - диде Әнвәр хәзрәт. Намаздан соң кул кушырып хушлашу тыела. Мәсәлән, җомга намазларында без моңа кадәр ярты сәгать тирәсе вәгазь сөйләдек. Хәзер исә без биш минут эчендә тәмамларга тырышабыз, гарәпчә иң мөһиме генә укыла.
Әнвәр хәзрәт сүзләренә караганда, моңа кадәр мәчетләрдә дини дәресләр үткәрелгән, каникуллар вакытында балалар өчен төрле чаралар оештырылган, әмма коронавирус инфекциясе куркынычы янау сәбәпле, әлегә барлык чаралар да туктатылган.
Шулай ук Баулы мәчетләрендә әлегә никахлашу һәм исем кушу үткәрелми. Әнвәр хәзрәт җирләүне мөмкин кадәр азрак кеше белән үткәрергә киңәш итте.
- Начар иммунитетлы, үзен начар хис итүче кешеләр әлегә мәчеткә йөрмиләр. Ул кеше җомга намазын калдырса яки уртак намазга килмәсә дә, гөнаһ булмас, - диде Әнвәр хәзрәт Хәмитов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International