Инфекциянең таралуын минимальләштерү, үзегезнең һәм якыннарыгызның һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген саклау өчен, кайбер киңәшләргә колак салырга кирәк.
1. Эшкә, укуга бармагыз, кибет, даруханәләргә баруны минимумга җиткерегез, җәмәгать урыннарына, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга барудан баш тартыгыз, җәмәгать транспортыннан файдаланмагыз. Изоляцияләү режимы 14 көнгә билгеләнә.
2. Кыска гына вакыт эчендә медицина учреждениесенә яки Бердәм кайнар линия телефонына (8-800-2225-900) яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар булган илгә баруыгыз турында хәбәр итегез.
3. Әгәр сезгә больничный листны рәсмиләштерергә кирәк икән, сырхауханә табибын өйгә чакыртыгыз.
4. Йогышлы авыруның беренче симптомнары барлыкка килгән очракта (температура, ютәл, тамак авырту, томау төшү) кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк.