Яшьләр сәясәтенең яңа модельләре

2020 елның 20 марты, җомга

9 марттан 14 мартка кадәр Казанда «Корпоратив университет»проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре җитәкчеләре өчен озак сроклы тренинг-курсның икенче модуле узды.

Укуларда Баулы районы «Яшьләр дөньясы» күп профильле яшьләр үзәге директоры урынбасары Гүзәл Дәүләтбаева катнашты.

Алты көнлек тренинг-сессияседә Татарстан Республикасының 23 муниципаль берәмлегеннән 30 яшьләр үзәге җитәкчесе һәм җитәкчесе урынбасарлары уку узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International