Коронавирус турында нәрсә белергә кирәк?

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы яки йогышлы авыруның таралуына китерә торган гамәлләр/гамәл кылмау өчен җаваплылык билгеләнгән.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 гыйнварындагы 66 номерлы карары белән коронавирус тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авырулар исемлегенә кертелде.

Гамәлдәге санитар кагыйдәләрне һәм гигиеник нормативларны бозу, санитар-гигиена һәм эпидемиягә каршы чараларны үтәмәү рәвешендәге халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин. Авыруга яки агулануга китергән санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу сиксән мең сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең алты айга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, йә өч елга кадәр билгеле вазифаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, йә өч йөз алтмыш сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, йә бер елга кадәр төзәтү эшләре, йә бер елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный.
Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән шундый ук гамәл дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр белән, яки алты айдан ике елга кадәр төзәтү эшләре белән, йә биш елга кадәр мәҗбүри эшләр белән, йә шул ук срокка иректән мәхрүм итү белән җәзалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International