РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында коронавирус буенча махсус бүлек ачылды

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Бүлектә авыру белән бәйле хәл турында актуаль мәгълүмат тупланган.

 Аерым алганда, анда 15 мартка 104 меңнән артык тикшерелүе, инфекциянең 63 очрагы теркәлүе, 3 кеше сәламәтләнүе турында язылган. 

Шулай ук белгечләр куркыныч авыруның ничек йогуы һәм аны ничек дәваларга кирәклеге турында сөйлиләр. Ресурс даими рәвештә яңартыла.

Медиклар бүлектә коронавируска кагылышлы иң популяр темалар буенча үзләренең профессиональ комментарийларын калдыра. 

"Татар - информ" мәгълүмат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International