Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Бүгенге көндә коронавирусның төп чыганагы - авыру кеше яки авыруның инкубацион чорында булган кеше, дип искәртә.
Яңа вирус ютәл, төчкерү, сөйләшү вакытында, тузан белән, шулай ук контактлар вакытында күчәргә мөмкин.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматларына караганда, коронавирус кәгазьдә - 3-4 көн, пластикта-9 көнгә кадәр актив була ала. Димәк, әгәр вирус теләсә кайсы каты өслектә яки предметта бар икән, аңа кагылып кына да йоктырыга була. Моннан тыш, коронавирус кул кысышу, үбешү, кочаклау аша да тапшырыла ала.