Баулы хәрби комиссариаты: Хәрби училищеларга керү престижлы һәм табышлы

2020 елның 6 марты, җомга

Хәрби училищелар елдан-ел абитуриентларны күбрәк җәлеп итә. Һәм бу закончалыклы хәл – соңгы елларда Россиядә хәрби һөнәрләрнең абруе сизелерлек артты.

Хәзерге вакытта хәрби белем бирү оешмаларында Татарстаннан 630дан артык егет белем ала. Яшьләрнең кайсысы укырга кергәндә өстенлекләргә ия һәм офицер һөнәрен сайлау отышлымы? Бу хакта һәм башка күп нәрсәләр турында Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов сөйләде.

Илшат Назыймович, бүгенге көндә күпме уку йорты офицерлар әзерли?

Офицерларны әзерләү Россия Оборона министрлыгының 35 югары хәрби-уку йортында башкарыла: бирегә коры җир гаскәрләре, Һава-космик көчләр, Хәрби-Диңгез Флоты һәм башка бик күпләр керә.

Укырга кергәндә кемнәр өстенлекләргә хокуклы?

Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, беренче группа инвалид булган бары тик бер генә ата-аналы 20 яшькә кадәрге гражданнар, Суворов хәрби училищеларын, кадет корпусларын тәмамлаучылар, Эчке эшләр органнары, Җәзаларны үтәтү системасы учреждениеләре һәм органнары, федераль янгынга каршы хезмәт, Дәүләт янгынга каршы хезмәт  хезмәткәрләре һәм башкалар балалары. Тулырак мәгълүмат алу өчен Баулы хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Билгеле булганча, вузга кергәндә БДИ тапшырырга кирәк, абитуриент нинди фәннәрне тапшырырга һәм күпме балл җыярга тиеш?

"Баллар әллә ни югары түгел. Әйтик, рус теленнән – 40, математикадан – 33, физикадан – 36, географиядән – 37, җәмгыять белеменнән - 45 балл җыярга кирәк. Моннан тыш, берничә күнегү буенча физик әзерлек имтиханын тапшырырга һәм барлыгы 120дән 170кә кадәр балл җыярга кирәк.

Ә кызлар хәрби училище курсантлары була аламы?

«Әйе, мөмкин. Кызларны 2013 елдан ала башладылар, бүгенге көндә югары белем бирү оешмаларында Татарстаннан 14 кыз белем ала. Аларны әзерләү Россия Оборона министрлыгының тугыз хәрби уку йортында алып барыла»

Автор: Айгөл Габдрәфикова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International