Баулылар үз проблемалары турында Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесенә сөйли алачак

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның ярдәмчесе  Айнур Камалиев Баулыда гражданнарны кабул итәчәк.

2020 елның 28 февралендә 15:00 сәгатьтә гомуми мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү булачак.

Баулыларның проблемаларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның ярдәмчесе Айнур Камалиев тыңлаячак һәм теркиячәк.

Кабул итү Баулы ш., Ленин ур., 13 (мәдәният йорты) адресы буенча уздырыла. Кабул итүгә  8(986) 927-50-59 телефоны буенча язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International