Баулы районы ГТО рейтингында алга китте

2020 елның 21 феврале, җомга

Баулы районы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия комплексы нормаларын үтәү рейтингында биш пунктка алга күчте.

2019 ел нәтиҗәләре буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормаларын үтәү рейтингында Баулы районы 34нче урыннан (2018 елда) 29нчы урынга күтәрелгән. Бу хакта «Баулы-информ» редакциясенә Баулы районында ГТО администраторы Виктория Алексеева хәбәр итте.

Агымдагы елның 14 февраленә булган мәгълүматларга караганда, ГТО сайтында 6074 баулылы теркәлгән (2018 елда – 5483), бу бүгенге көндә район халкының 18,6 процентын тәшкил итә. Алар арасыннан 2554 кеше ГТО нормаларын үтәүдә катнашкан, 1548 кеше аерымлык билгеләрен алган.

Фото: Баулы-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International