Баулыларга "Голланд чиреннән" иммунитет булдырырга кирәк

2020 елның 21 феврале, җомга

Кичә Баулы муниципаль районы Советы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Утырыш башланганчы министр район башлыгы Рамил Гатиятуллин белән бергә стандарт булмаган нефть җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнүче сәнәгать предприятиесендә булды.

Утырышта төп доклад белән Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин чыгыш ясады.

Баулылар алдында чыгыш ясап, Татарстан премьер-министры урынбасары Альберт Кәримов кыскача Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Ул Баулы районы территориясендә эшләүче нефть чыгару предприятиеләренең республика икътисадына керткән өлешен билгеләп үтте һәм шул ук вакытта "Голландия авыруыннан" сакланырга киңәш итте. Министр баулылыларга районда эшмәкәрлекне үстерүнең мөһимлеге турында искәртте.

Район Советының йомгаклау утырышы аерым уңышларга ирешкән баулыларга дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды. Республиканың ветеринария иминлеген тәэмин итүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исем Новозареченски участок ветеринария пункты мөдире Илфат Ибраевка бирелде. Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен 2нче мәктәпнең математика укытучысы Ильмира Шәйхиева «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә лаек булды.

Җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткән өчен Кырымсарай авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Елена Архипованы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен шундый ук бүләккә район үзәк хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Евгений Сергеев лаек булды. Шалты авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәтхуллинны Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. «Березовские зори» җәмгыяте бухгалтеры Лилия Шәйхевалиевага Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Җирле икмәк заводы һәм он комбинаты «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмати билгесен куллануны раслый торган сертификат белән бүләкләнде.

Баулы районына Альберт Кәримов «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм муниципаль районнарда Яңа ел чараларын уздыру» номинациясендә Татарстан Муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән конкурста икенче урын өчен бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International