Авыл хуҗалыгы кооперативы белән нәтиҗәле идарә итүгә өйрәнергә Россиянең бүтән төбәкләрдән киләләр

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Татарстанга авыл хуҗалыгы кооперативы белән нәтиҗәле идарә итү өчен Төмән һәм Ленинград өлкәләреннән, Удмуртия һәм Ханты-Мансийскидан киләләр.

Авыл хуҗалыгы кооперациясенең уңышлы эшләве өчен нәтиҗәле идарә итү зарур. «Кооператив идарәчесе» модульле экспресс-курсы кысаларында нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.

2020 елның 4-6 февралендә «Кооператив идарәчесе» модульле экспресс-курсының икенче агымы буенча укулар узды. 67 гариза арасыннан Татарстаннан 30 кеше һәм Ханты-Мансийск АҖ, Төмән өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Түбән Новгород һәм Ленинград өлкәләреннән 9 кеше сайлап алынды.

Казан дәүләт аграр университеты базасында укытуга гамәлдәге кооперативлар җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы кооперациясенең эксперт-практиклары җәлеп ителде. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәр модульдән соң тест уздырылуын, ә курс тәмамланганнан соң авыл хуҗалыгы кооперативларында башкарма директор вазыйфаларын башкару өчен таныклык һәм Дәүләт аккредитациясе сертификаты бирелүен искәртә.

18-21 февральдә, кооператорларның белем алу ихтыяҗы югары булу сәбәпле, Казан аграр университеты базасында янә укыту башлана. Укуларны «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ уздыра. Барлык кызыксындырган сорауларны (843) 292-07-59, 89179206353 телефоннары буенча ачыкларга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International