Хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, шулай ук Россия Федерациясенең бөтен территориясендә ФГИС ЕГРН алып баруга күчү өчен Росреестр рәсми сайтта планлы техник эшләр башкара.
Аерым алганда, профилактик чаралар 7-9 февральдә үткәрелде, шулай ук 15-16 февральгә планлаштырылган. Профилактика үткәрү вакытында сервислар сүнеп торырга мөмкин. Шуны да билгеләп үтик: сайттагы сервислар аңлаешлы булмаса, гариза яки запросны дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (КФҮ) бирергә мөмкин, аның филиаллары адреслары белән рәсми сайтта танышырга мөмкин (mfc16.tatarstan.ru). Экстерриториаль принцип буенча документлар тапшырганда Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасына (Казан ш., Кулагин ур., 1) мөрәҗәгать итәргә кирәк.