Сугышта катнашкан татарстанлылар 100әр мең сум алачак

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучыларга ТАССРның 100 еллыгына 25 мең сум бүлеп бирде.

Федераль һәм региональ түләүләрне исәпкә алып, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да Җиңүнең 75 еллыгына 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Федераль түләүләргә өстәп, республика җитәкчесе сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, «блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләвен өстәргә дигән карар кабул итте. Шулай ук тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүгә өстәмә 5 мең сум акча алачак. Шулай итеп, 34 меңнән артык ветеран өстәмә ярдәм алачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International