2016 елның 1 августыннан салым хезмәте сайтында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры (алга таба - ЕРСМСП) булдырылды.
ЕРСМСП - ул ачык мәгълүмат базасы, аның ярдәмендә предприятиенең яки шәхси эшмәкәрнең нинди - кече яки урта эшкуарлыкка каравын ачыкларга була. Гамәлдәге законнар ЕРСМПга кертелгән субъектлар өчен кайбер ташламаларны күздә тота.
Федераль салым хезмәте әлеге ресурсның операторы булып тора.
ЕРСМПга юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр турында белешмәләр кертү һәм әлеге реестрдан мондый мәгълүматларны төшереп калдыру агымдагы елның 1 июленә салым органнарында булган белешмәләр нигезендә гамәлгә ашырыла, эшкуарлык субъектлары тарафыннан бернинди махсус гаризалар да таләп ителми.
Юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан югарыда күрсәтелгән документларны тапшырмау агымдагы елның 10 августында ЕРСМПда булган мондый юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр турында белешмәләрне төшереп калдыру өчен нигез булып тора.