"100 легендар бренд" проекты

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

2020 елда «Комсомольская Правда» нәшрият йорты вәкиллеге тарафыннан «Татарстанның 100 елгы 100 легендар бренды» проекты тормышка ашырыла.

Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган һәм легендар гомумреспублика һәм район брендларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирүне үткәрүне күздә тота. Аның нәтиҗәләре буенча республиканың уңышларын гәүдәләндерүче 100 бренд сайлап алыначак. Проектта катнашу өчен гаризаларны Татарстанның барлык предприятиеләре һәм оешмалары бирә ала.

Тавыш бирү 2 этапта http://100brand.ru сайтында уза:

1.     «Легендар гомумреспублика брендлары» (тармаклар буенча тавыш бирү), тавыш бирү 2020 елның 20 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр үткәрелә.

2.     «Районнар буенча легендар брендлар», тавыш бирү 2020 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр узачак.

Консультацияләр өчен контакт номеры – (843) 528-20-30.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International