Баулының яшьләр бүлеге яшьләр сәясәтен нәтиҗәле гамәлгә ашыру буенча Татарстан районнары рейтингы унлыгына керде

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Бу хакта 29 гыйнварда Казанда узган Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында билгеле булды. 2019 ел нәтиҗәләре буенча Баулы районының Яшьләр эшләре бүлеге 6нчы урынны алды.

Чарада Баулы районы Яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Айдар Хәлиуллин, «Яшьләр дөньясы» күп профильле яшьләр үзәге директоры Минзинә Сурова һәм «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Артур Гәрәев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International