2019 елдан дарулар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен кайтару тәртибе гадиләштерелде.
Әгәр элек мондый акчаны алу өчен дару Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган исемлеккә кергән булырга тиеш булса, хәзер түләнгән НДФЛның бер өлешен дәвалаучы табиб рецепты буенча язылган теләсә кайсы даруны сатып алган өчен кире кайтарырга мөмкин.
Элеккегечә, вычет 120 000 сумның 13% артмый. Ягъни бер елга күбрәк тотарга мөмкин, әмма 15 600 сумнан да артмаган акча гына кире кайтарылачак. Шул ук вакытта 120 000 сумга шулай ук ук уку, квалификацияне күтәрү, медицина хезмәтләре күрсәтүгә чыгымнар да керә.