Юбиляр ветеран: озын гомер - язмыш бүләге

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Гамбәрия ханым Яңа Чүте авылында күп балалы гаиләдә туа. Аңа өч яшь булганда, әтисе вафат була, әнисе дүрт бала белән ялгызы кала. Тормыш авырлыклары аркасында Гамбәрия апа башлангыч мәктәпне тәмамлый алмый.

"Мәктәпкә йөреп булмады. Чабата, кием-салым юк. Әтиләре исән булган балаларга җиңелрәк иде. Әни безнең хакка көне-төне тырышты, - дип искә ала Гамбәрия апа.

Яшьлеге таңында Гамбәрия Хаҗиева Нәҗип исемле егеткә кияүгә чыга. Алар бергә дүрт ул тәрбияләп үстергәннәр. 50 елдан артык бергә яшәгәннәр.

Туган көнендә Гамбәрия апа барлык якын кешеләр - балалары, оныклары, оныкчыкларыннан котлаулар кабул итте. Юбилярны Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина да котлады. Алар Гамбәрия апага Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International