Коронавирусны булдырмау өчен нәрсәләр белергә кирәк?

2020 елның 1 феврале, шимбә

Коронавирус ул - хайваннарны зарарлый торган вирус, тик кайбер очракларда кешегә күчәргә мөмкин. 

Авыруның симптомнары нинди?
Арыганлык, сулыш алу авырлашу, югары температура, ютәл һәм / яки тамак авырт. 
Симптомнар күп очракта респиратор авыруларныкына охшаш.
 

Коронавирус ничек күчә?
Башка респиратор вируслар кебек үк, коронавирус та инфекцияле кеше ютәлләгәндә күчә. Моннан тыш, ул мөмкин вируслы әйбергә тотынганда, мәсәлән, ишек тоткасына кагылганда кулга күчә, аннары, куллар белән авыз, борын яки күзләренә кагылганда кеше авыруны йоктыра.

Коронавирус йоктырудан үзеңне ничек якларга?
Иң мөһиме, үз-үзеңне саклау өчен кул чисталыгын сакларга кирәк.
Кулларны сабын белән ешрак юыгыз. Пычрак кул белән борын-авызга кагылмагыз.
Ашар алдыннан кулларыгызны һәрвакыт юыгыз.
Җәмәгать транспортында я башка кеше күп йөргән урыннарда бигрәк тә  сак булыгыз.
Үзегез белән бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар йөртегез һәм төчкергәндә борынны һәм авызны һәрвакыт каплагыз, аннары аларны ташлагыз.

Берничә кеше берьюлы бармакларын керткән упаковкадан ризык  (чикләвек, чипсы, печенье һәмлар) ашамагыз.
Кул биреп исәнләшмәскә тырышыгыз.
Эштә даими рәвештә өслекләрне һәм җайланмаларны (компьютер клавиатурасы, гомуми кулланылыштагы оргтехника панельләре, смартфон экраны, пультлар, ишек тоткаларын) чистартыгыз.

Медицина битлеген ничек дөрес кияргә?
1. Борын һәм авызны каплаучы битлекне маска һәм йөз арасында ара калмаслык итеп киегез.
2. Битлек йөзне каплаганда, аңа кагылмаска тырышыгыз. Кулланылган битлеккә тигәннән соң, кулларны юыгыз.
3. Битлек дымлангач, яңа корысын киегез.
4. Бер битлекне берничә тапкыр кулланмагыз.


Балаларга коронавирусны профилактикалау турында сөйләгез. 
Балаларга микробларның ничек таралуын, гигиена мөһимлеген аңлатыгыз.
Гаиләдә һәркемнең үз сөлге, теш щеткасы һәм башка шәхси гигиена предметлар булуы зарур. Бинаны ешрак җилләтегез.


Риск төркемендә кем?
Төрле яшьтәге кешеләр вирус йоктырырга мөмкин. Сәламәтлек саклау буенча комиссиянең гаризасында соңгы 60 очракның яше 15тән алып 88 яшькә кадәр диелә.
Әмма, башка вируслы респиратор авыруларның күпчелеге кебек үк, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм балалар, иммун системасы зәгыйфь булган кешеләр аеруча зур куркыныч астында.


Коронавирус һәм грипп вирусы арасында аерма нидә?
Коронавирус һәм грипп вирусы охшаш симптомнарга ия булырга мөмкин, әмма генетик яктан алар бөтенләй төрле.
Грипп вируслары бик тиз үрчи - симптомнар зарарланганнан соң ике-өч көннән соң барлыкка килә, ә коронавируска моның өчен 14 көнгә кадәр кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International