Баулылар "Олимпка юл" буенча уздылар

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

11-22 гыйнварда Казанда мәктәп укучыларының «Олимпка юл»республика олимпиадасының йомгаклау этаплары узды. Анда Баулы районы мәктәпләреннән 20 укучы катнашты.

"Олимпка юл" – математика, инглиз теле, химия һәм физика буенча ел саен үткәрелә торган олимпиадалар. «Олимпка юл» олимпиадасында 6-11 сыйныф укучылары командалары катнаша.

Математика буенча «Олимпка юл» олимпиадасында Татарстанның 40 районыннан 217 укучы катнашты.  Олимпиада бер турдан торды. Анда катнашучыларга катлаулы һәм кызыклы биремнәр тәкъдим ителде, шуңа күрә балаларга күп хезмәт куярга туры килде. Нәтиҗәдә, республиканың ун районыннан 11 укучы олимпиада җиңүчеләре булды. Алар арасында баулылылар да бар – 2нче шәһәр мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Динара Шәйдуллина. Диләрә Ханова (2 нче мәктәп) һәм Владимир Хрисанов (7 нче мәктәп) призерлар булдылар.

Инглиз теле буенча олимпиадада республиканың 41 районыннан 230 укучы катнашты, шул исәптән Баулының алты мәктәбеннән тупланган команда. Олимпиада ике турда үткәрелде (язма һәм телдән). Данила Сергеев (7нче мәктәп) һәм Римма Романова (5нче мәктәп) призерлар булдылар.

Химия буенча олимпиадада 39 районнан 140 укучы катнашты. Балаларга химиянең төрле бүлекләренә караган алты мәсьәләне чишәргә туры килде. Олимпиада призерлары арасына Алинә Әхмәтҗанова (3нче мәктәп) һәм Альфред Васиков (5нче мәктәп) керде.

Физика буенча олимпиадада Татарстанның 37 муниципаль районыннан 7-11 сыйныфларда белем алучы 160 укучы катнашты. 32 районнан 74 укучы җиңүче һәм призер булды, шуларның өчесе Баулыдан – Нияз Абдуллин (7 нче мәктәп), Диләрә Ханова (2 нче мәктәп) һәм Динара Гаязова (Поповка мәктәбе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International