Яшь баулылар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен тикшерделәр

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Баулы агрокөллиятендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Юл лабиринтлары» танып-белү эстафетасы узды.

Эстафетаның темасы Юл хәрәкәте иминлеге, юллардагы аварияләрне булдырмау кагыйдәләрен үтәү булды.

Эстафетада өч команда ярышты. Аларга алты бирем үтәргә туры килде: «Юл лотосы», «Хатаны тап», «Бензоправка», «Машина йөртүче, җәяүле», «Автомобиль аптечкасы» һәм «Бала – төп пассажир».

Ярышлар барышында командалар көч һәм җитезлектә, зирәклектә, тизлектә генә түгел, ә юл грамотасында да көч сынаштылар. Командалар үзләренең «Юл әлифбасы»н ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, юл билгеләрен киңәйтә белүләрен, шулай ук аларның ни дәрәҗәдә күзәтүчәнлеген, тапкырлыкларын һәм активлыкларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International